Әлмәттән СВО зонасына гуманитар ярдәм белән уналтынчы машина җибәрделәр

Машина, генераторлар, төзелеш материаллары һәм азык-төлек – Әлмәттә махсус операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю һәм илтү дәвам итә. Ярдәмне бер автосалон хезмәткәрләре күрсәтә, алар арасында алгы сафта булучылар да бар. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

Бу юлы алгы сафка уналтынчы автомобиль җибәрелгән. Техника билгеләнгән урынга исән-сау барып җитсен өчен аны сак кына каты сцепкага эләктереп куялар.

Машина белән бергә кирәкле барлык нәрсәне төйиләр: генераторлар, азык-төлек, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, кием-салым, җылы кием.

«Безнең күп хезмәттәшләр хәзер шунда, кайберләре башланганнан бирле. Без хәрбиләргә, беренче чиратта безгә мөрәҗәгать иткән Татарстан кешеләренә ярдәм итәбез. Компаниянең позициясе – без җиңүгә һәм безне яклаучыларга ышанабыз», – дип сөйләгән автосалонның компанияләр төркемен үстерү буенча директоры Алексей Чернышев.

Гуманитар ярдәмне төрле хәрби частьләргә җибәрәләр. Ярдәм җыюда салон хезмәткәрләрне генә түгел, ә волонтерлар, битараф булмаган шәһәр халкы да катнаша, алар кирәкле әйберләрне, материалларны алып килә.

«Ярдәм даими рәвештә күрсәтелә. Кварталга бер мәртәбә безнең коллегалар да бар. Җитәкчеләрнең дә, автосалон хуҗаларының да махсус операция зонасына берничә тапкыр барганы булды», – диде Алексей Чернышев.

Махсус операция зонасындагы хәрбиләргә булышу коллектив өчен намус эше. Компаниядә әйтүләренчә, бүген Туган илне саклаган һәркем үзе артында тулы бер тыл торганын, аның ярдәм иткәнен һәм ышанып көткәнен хис итәргә тиеш.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», – дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре