• Фото: эфирдан скриншот

Алмаз һәм Рамилә Әсхәдуллиннар: «Сайлауга милли киемнәрдә барачакбыз»

Быел Татарстанда яшь гаиләләр өчен туй үткәрүгә бирелгән 100 мең сум грантны откан Алмаз һәм Рамилә Әсхәдуллиннар гаиләсе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында катнашты.

Алмаз һәм Рамилә үзенчәлекле профессия ияләре – этномузыкантлар, аларның туйларында да борынгы татар музыка уен кораллары яңгыраган.

«Без икебез дә этномузыка белән шөгыльләнәбез. Милли музыка уен коралларында уйныйбыз. Шуңа күрә милли музыка уен коралларын кулланып татар туе реконструкциясен булдырырга булдык. Безнең архивларда туйлар турында бик күп кызыклы материаллар сакланган. Кызганыч, бүгенге көндә без әлеге традицияләрне оныта барабыз, ләкин аларны кире кайтару мөмкинлеге бар, без шуның белән шөгыльләнәбез. Төрле уен коралларында милли көйләрне башкарабыз, никах мәҗлесендә аларны уйнадык», – дип сөйләде Алмаз Әсхәдуллин.

«Кияү буларак көймәдә килеп төштем. Яр буенда туганнарыбыз каршы алды, әнием кымыз эчертте, урам буйлап әйләндек, сорнай, домбраларда уйнадык, никахыбыз тирмәдә узды. Анда кыз елату, бирнә күрсәтү кебек традицияләрне искә алдык. Бүген Татарстан барлык юнәлешләрдә дә лидер. Без этномәдәнияттә дә Татарстан беренче булсын өчен тырышабыз. Татарларның борынгы уен коралларын да белсеннәр, танысыннар иде», – дип туй үзенчәлекләре турында сөйләде яшьләр.

Яшь гаилә сайлауларга татар милли киемнәрдә барачакларын да әйттеләр.

«Сайлауга да әлеге матур милли киемнәрдә барачакбыз. Безнең милләтебез, республикабыз алга барсын. Зур җиңүләр булып торсын, җитәкчеләребезгә рәхмәт. Киләчәгебез дә яхшы кулларда булсын», – диде алар.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау уза. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект сайлау Голосование Миңнеханов рәис милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день

Көн хәбәре