Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Әтнә районы Яңа Шашы авылы Сабан туенда чыгыш ясаганда кызык хәл булган.
Зөлфирә сәхнәдән төшеп, мәйдан буйлап җырлап йөри башлагач, ире Алмаз: «Әйдә, кайт инде», – дигән.
«Мәйданда булганда тагын берне җырлыйм инде», – ди Зөлфирә. Шунда җырчы мәйданда утырган мөлаем бер апага дәшеп: «Апа, кочаклыйм әле үзегезне. Сезнең яннан бер елга җитәрлек энергия алып китәбез бит», - дигәч ул апа: «Бик яратабыз сезне, концертларыгызны калдырмыйбыз. Балаларыгыз күп булсын, 10 бала алып кайтыгыз», – ди.
«Ул вакытта Алмаз минем белән яшәмәс инде», – дип шаярта Зөлфирә.
«Мин яшәрмен, ә син яшәрсеңме? Минем 55 яшемә кадәр бала табасың була икән әле», – дигән Алмаз дип яза Интертат.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез