Алмаз Хисаметдинов Арча районы башлыгы итеп сайланды

24 сентябрьдә бишенче чакырылыш Арча район Советының беренче утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Рәисе идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Лидия Сибгатуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Бохараев катнашты. Утырышны депутат Мансур Әхмәтов ачты һәм алып барды.

Утырышта ТР мәдәният министры Ирада Апова Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Алмаз Хисаметдинов кандидатурасын район башлыгы вазыйфасына тәкъдим итте. Аны «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге дә, җирлек башлыклары да хуплады.

Ант биргәннән соң, яңа җитәкче Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде һәм: «Район башлыгы вазифасы – беренче чиратта халык алдында зур җаваплылык. Ышанычны аклау өчен барысын да эшләячәкмен», – диде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре