31 август – Ветеринария хезмәткәрләре көне уңаеннан, бүген “Корстон” күңел ачу үзәгендә ветеринарлар бәйрәм итте. Банкет залына әлеге тармак җитәкчеләре, районнардагы мал табиблары җыелган иде. 
 Ветеринарларны Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде. 
 – Ветеринария – киң тармаклы өлкә. Мал табиблары һәм күзәтү хезмәтләре органнары республикадагы эпизоотик вазгыятьне тотрыклы саклар өчен күп көч куя. Бүген безнең алда зур җаваплылык тора: республикада санитар хәлне тотрыклы итү, кадрлар әзерләү системасын камилләштерүгә зур игътибар бирергә кирәк. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, – диде министр.
 Хезмәттәшләрен Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та тәбрикләде.
 – Без сезнең белән һәрвакыт тыгыз элемтә торып эшлибез. Республиканың иминлеге өчен зур эш башкарабыз, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез