Газетага язылу

Альмир Абашев Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә эшләүче табибларны бүләкләгән

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә барган.

Татарстан Рәисе һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән биредә инфраструктураны торгызу буена башкарыла торган киңкүләм эшләр арасында медицина юнәлешендәгеләре дә бар.

«Безнең төп бурыч – шефлыктагы шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен үтемле һәм сыйфатлы медицина ярдәмен оештыру», – дип билгеләп узды министр.

Альмир Абашев Луганск Халык Республикасында эшләүче табибларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау системасы үсешенә керткән өлеше өчен түбәндәгеләр бүләкләнгән:

Айрат Ахунҗанов һәм Рамил Зәйнуллин – Республика клиник хастаханәсе хирурглары;

Андрей Турунтаев – РКБ табиб-эндокринологы;

Максим Кретов – М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсенең анестезиолог-реаниматологы;

Юрий Дзукаев – Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең УЗИ табибы;

Эльмира Номина – Республика балалар клиник хастаханәсе педиатры;

Марсель Сахаухов – Казанның К.Ш.Зыятдинов исемендәге 18нче шәһәр клиник хастаханәсенең травматолог-ортопеды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре