Альмир Абашев: «Сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр иң мөһиме булды»

Татарстан сәламәтлек аклау министры Альмир Абашев Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына юлламасыннан соң үз фикерләре белән уртаклашты.

«Минем өчен Татарстан Рәисе юлламасында республиканың сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр иң мөһиме булды. Кеше сәламәтлеге, аның яшәү рәвеше һәм яшәү тирәлеге – болар барысы да бөтен җәмгыять үсеше өчен нигез булып тора. Без социаль өлкәгә, бигрәк тә сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм итүләренә зур өмет белән карыйбыз. Моны бюджет проектында сәламәтлек саклау инфраструктурасына һәм кадрларны үстерүгә зур чаралар бүлеп бирелүе раслады. Бүген без ишеткән барлык бурычлар да тормышка ашырылыр дип өметләнәбез. Моның өчен бөтен көчебезне куячакбыз», – диде министр.

Альмир Абашев әйтүенчә, республика Рәисе икътисадның үсеше татарстанлыларның тормыш сыйфатын тәэмин итүен ассызыклады. «Кеше турында социаль өлкәнең күп тармаклары кайгырта. Бу мәгариф тә, спорт та, һәм, әлбәттә, сәламәтлек саклау», – диде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, юлламада медицинаның төрле тармакларында эшләүче табибларны бик җылы сәламләделәр. «Алар арасында трансплантация белән шөгыльләнүче югары технологияле хирурглар да, шәфкать туташлары да бар иде», – диде ул.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре