Җырчылар бүген өйләренә кайта. Исегезгә төшерәбез, 21июнь көнне Алсу кыз бәби тапты. Сабыйны кесеров кисеме белән алгач, Азат та Алсуның янәшәсендә булды. Алар сабыйларына исемне инстаграмм дуслары белән бергәләп сайлады.
- Анда төрле исемнәр тәкьдим иттеләр. Үз исемнәрегездән ясагыз дип тә яздылар. Шулай эшләдек тә. Кызыбызга Зифа исемен сайладык. З хәрефе - Азатта, Аязда, И - Ильяста, Ф хәрефе - Фазлыевларда, А - миндә. Кызыбызның исеме бик ошый. Мәгьнәле, русча да, татарчада бер төсле языла, - ди Алсу. - Өйгә кайтырга җыенабыз. Без - бик бәхетле. Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәт!
Гөлгенә Шиһапова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез