Газетага язылу

Алты бала, карбыздан агуланып, хастаханәгә эләккән

Чуашстанда, агулану билгеләре белән, берьюлы алты баланы хастаханәгә озатырга туры килгән.

Алар карбыз белән сыйланганнан соң үзләрен начар хис итә башлаган. “Российская газета”, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Бу хәл пәнҗешәмбе – 28 майда килеп чыккан. Канаш округында карбыз ашаган балаларга медиклар ярдәме таләп ителгән. “Хәзерге вакытта барлык балалар хастаханәгә озатылган. Аларга кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә”, – дип белдерелгән министрлыкта.

Ведомствода кисәтеп әйтелгәнчә, иртәнге карбыз сәламәтлек өчен куркыныч белән янарга мөмкин. Эш шунда: ул бик күп нитратлардан һәм химик стимуляторлардан тора. Бу исә аеруча балаларның гаять көчле агулануына китерергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре