Республика икътисадының нигезе. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефть-газ тармагына әнә шундый бәя бирде. Ул Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашты.
Нефть-газ комплексы бюджет керемнәренең биштән бер өлешен тәшкил итә һәм республика икътисадының стратегик нигезе булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 33,8 миллион тонна нефть чыгарылган. Аның өчтән ике өлеше Татарстанның ике зур объектында – «ТАНЕКО»да һәм «ТАИФ-НК»да эшкәртелә.
– Илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елын билгеләп үткән елда Татарстан нефтьчеләренең авыр сугыш һәм сугыштан соңгы чордагы хезмәт батырлыгын искә алу аеруча да мөһим. Башлап йөрүче нефтьчеләр, үзләренең хезмәт сөючәнлеге, тапкырлыгы нәтиҗәсендә тармакның уңышлы үсешенә ныклы нигез салдылар, – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, хәзерге буын әлеге юлны лаеклы рәвештә дәвам итә. Республикада нефть химиясендә, биотехнологияләрдә һәм энергетикада импортны алмаштыру буенча колачлы проектлар тормышка ашырыла. Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләренә, Татарстанның тотрыклы социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, республиканың нефть һәм нефть продуктларын өзлексез чыгару өлкәсендәгеге стратегик хезмәттәше – «Транснефть-Прикамье» компаниясенә, шулай ук эре сәнәгать кулланучыларын табигый газ белән ышанычлы тәэмин итә торган «Газпром» оешмасына рәхмәт белдерде.
– Әлеге предприятиеләрнең уңышлы эшчәнлеге – республикабыздагы барлык тармакларны һәм социаль өлкәне тотрыклы үстерүнең нигезе, – диде Татарстан Рәисе.
Ул бәйрәмдә катнашучыларга намуслы хезмәтләре, эшкә тугрылыклары, Татарстан һәм Россия үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Әлмәттә Рөстәм Миңнеханов нефть тармагының яшь белгечләре арасында һөнәри осталык бәйгесендә катнашучыларны сәламләде. «Глобаль үзгәрешләр һәм ясалма акылның җәмгыятьтә тоткан урыны үсеп барган шартларда югары квалификация һәм һөнәри осталык аеруча кирәк. Гадәти булмаганча фикер йөртергә һәм инновацияләр кертергә сәләтле белгечләргә ихтыяҗ арта, бигрәк тә икътисадның нефть-газ секторы кебек стратегик тармакларында», – диде Татарстан Рәисе. Быел бәйгенең финалына 437 кеше чыккан.
Нефть каласында Рөстәм Миңнеханов яңа төзелгән перинаталь үзәктә дә булды. Биредә елына 3 меңгә кадәр бала тудыру өчен бөтен шартлар бар. Рөстәм Миңнеханов яңа медицина үзәге биналарын карады, табиблар белән аралашты. Ул искәрткәнчә, республикада медицина инфраструктурасын яңартуга һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен лаеклы шартлар тудыруга зур игътибар бирелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез