Газетага язылу

Алтын долларны җиңә

Дөньякүләм яңалыкларга фонны Иран һәм Гренландиягә бәйле хәбәрләр бирә. Дүшәмбе көнне Иранның чит илләр эшләре министры Аракчи Ак йортның махсус илчесе Уиткофф белән элемтәгә керде һәм ашыгыч рәвештә очрашуны үтенде. Бу хакта Американың цифрлы яңалыклар порталы Axios хәбәр итә.

Тәһранда хәл һаман киеренке кала. АКШтан сугыш башлау өчен кирәкле барлык очкычлар һәм сугыш кирәк-яраклары Якын Көнчыгышка китерелде инде. Дәүләт департаментында сөйләшүне куәтләүчеләр дә, кичекмәстән һөҗүм башларга чакыручылар да бар.

Трампка тиз хәрәкәт итәргә кирәк. Бердән, тиз җиңү аның ил эчендә кискен түбәнәеп бара торган рейтингын күтәрәчәк, икенчедән, АКШның икътисадый һәм финанс хәле начар. Илнең Югары суды үткән ел Трамп керткән тарифларны юкка чыгару мәсьәләсен карый. Президентның андый пошлиналар кертергә вәкаләте юк иде дигән караш бар. Шул караш җиңсә, Трамп корган система җимерелеп төшәчәк. Ул болай да уңышка китермәде. Арткы тизлекне кушсалар, АКШның хәле кискен начараячак. Ак йорт хуҗасы үзе бу турыда: «Югары суд тарифларны гамәлдән чыгарса, АКШ «бетте», – дип белдерә.

Океан арты державасының доллар экспортлауга корылган икътисады гадәттән тыш авыр сулый. Моңарчы долларны хәрби куәт, сәяси йогынты һәм икътисадый басым ясау юлы белән дөньядагы бердәнбер резерв валютасы итеп тоттылар. Хәзер басым ясау көткән нәтиҗәне бирми, сәяси йогынты кими. 
Элекке хәлгә кайту өчен хәрби куәтне эшкә җигәргә туры килә.

Базар аналитикасы һәм финанс күзәтүләре белән шөгыльләнә торган икътисадый бюллетень һәм аналитик медиа ресурсы The Kobeissi Letter, долларның дөнья резервларындагы өлеше 40 процентка кадәр түбәнәйде, дип хәбәр итә. Бу – иң яңа тарихтагы минималь күрсәткеч. Резервлардагы долларны алтын кысрыклый. Аның өлеше 28 процентка җиткән инде. Алтын бәясе атна башында яңа рекорд куйды: унция бәясе 4600 долларга җитте. Канада үз резервларындагы алтынны 120 долларлык вакытта саткан һәм 4,3 миллиард доллар табыш алган. Сатмый саклаган булса, ул алтын бәясе бүген 162 миллиард доллар булыр иде. Көмеш алтыннан да отышлырак активка әйләнде. Америкада хәзер бер кулга бер унциядән артык көмеш сатуны тыя башлаганнар. Үткән ел көмеш 180 процентка кыйммәтләнгән. Бу ел башында инде үз бәясенә 13 процент өстәгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Вашингтон нефть базарын кулга төшерә алса, кара алтынны яңадан долларга гына сатуны көчләп тагар һәм үз валютасын югары күтәрер иде. Шуңа күрә Трамп котырган эт шикелле әле тегендә, әле монда һөҗүм башласа, аптырамагыз. Америка туклыгы долларга бәйләнгән.

                            

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре