Газетага язылу

«Алтын мөнбәр» кинофестивале программасына 54 фильм кертелгән

XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең оештыру комитеты конкурс программасын формалаштырган. Шорт-листка 54 фильм кертелгән. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Фестиваль 4-8 сентябрьдә Казанда узачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел кинофестивальдә катнашу өчен гаризаларны дөньяның 66 иленнән кинематографчылар җибәргән. Барлыгы төрле жанрдагы 1 030 кинокартина тәкъдим ителгән – тулы метражлы һәм анимацион кинодан алып вертикаль форматта төшерелгән фильмнарга кадәр.

Фестиваль тарихында беренче тапкыр Венесуэла, Бруней һәм Тогодан килгән эшләр катнаша.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре