«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә Татарстанда төшерелгән фильмнарны күрсәттеләр

Казанда “Алтын мөнбәр” кинофестивале кысасында фильмнар күрсәтү дәвам итә. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә казанлылар “Милли конкурс” номинациясенә кертелгән Татарстан фильмнарын карый. 

Быел рекордлы сан – республикада төшерелгән һәм Татарстанга багышланган 14 фильм сайлап алынган. Алар арасында “Кырык дүртнең май аенда”, “Кеше китә-җыры кала”, “Әниләр һәм бәбиләр” фильмнары,  “Туган батыр”, “Болгар турында риваятьләр” анимацион фильмнары,  “Хәтердә”, “Урыннар”, “Мансур Җәләлетдин. Беренчеләрдән” документаль фильмнары һ.б. бар.

Татар киносы белән кызыксынучылар өчен бүген “Родина” кинотеатрында конкурс эшләренең күпчелеге күрсәтелде.

Режиссер Александр Далматов конкурска өч хезмәтен тәкъдим иткән. Бүген аның танылган дин әһеле, узган гасырның 80 елларында Татарстанда Ислам динен торгызуга зур өлеш керткән Мансур хәзрәт Җәләлетдин турындагы документаль фильмын халык зал тутырып карады. Мансур хәзрәт үзе дә килгән иде. “Мансур Җәләлетдин. Беренчеләрдән” фильмын үзгәртеп кору һәм аннан соңгы елларда республикадагы дини эшчәнлек үсешенә бер нәтиҗә дип тә кабул итәргә мөмкин.

Тинчурин театры артисты, режиссер Ирек Хафизовның Туфан Миңнуллин әсәре буенча төшерелгән “Әниләр һәм бәбиләр” фильмы барганда залда утырган хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да  күз яшьләрен яшермәде. Заманында тамашачы яратып караган спектакльнең нәфис фильм варианты да уңышлы килеп чыккан. Ирек Хафизов: “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова бу әсәргә алынырга тәкъдим иткәч башта куркып калдым, ләкин ризалаштым. Чөнки мондый матур әсәрләребезне кино форматында чыгарып, без аларны дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларыбызга да җиткерәбез, классик әсәрләребезне дә саклыйбыз", - ди.

Премьераны Туфан ага Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина да карады. Ул сезгә ошадымы дигән сорауга: “Елаттыгыз, димәк ошады", - дип, хуплавын белдерде. Фильмны төшерүчеләр әсәрнең төп идеясен һәм асылын ничек бар, шулай саклап калырга тырышкан.

Татарстанда җитештерелгән фильмнарны 7 сентябрьдә дә карарга мөмкин. “Родина” кинотеатрында “Болгар турында риваять” анимацион фильмы, “Кырык дүртнең май аенда” нәфис фильмы, “Урыннар” документаль фильмы тәкъдим ителә. Моннан тыш конкурска кергән һәм конкурстан тыш хезмәтләр “Мир” кинотеатрында, Камал театрында да күрсәтелә. Исегезгә төшерәбез, быел фестивальгә 22 илдән 54 хезмәт сайлап алынды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сүз уңаеннан хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Көн хәбәре