“Алтын мөнбәр” кинофестиваленең җиңүчеләре билгеле

Татарстан башкаласында “Алтын мөнбәр” Казан халыкара кинофестивале тәмамланды. Фестивальнең ябылу танатанасы Камал театрының яңа бинасында узды.

Тантанага килүчеләрне республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде. “Фестиваль инде егерме беренче ел безне бер-беребезгә якынрак итә һәм мәрхәмәтлерәк булырга өнди. Бүгенге катлаулы заманда бу тагын да мөһим”, – диде ул. Марат Әхмәтов Татарстан Рәисенең махсус бүләген тапшырды. Быел аңа Һиндстанның “История кукольного театра” фильмы лаек булды.

“Россия – Ислам дөньясы” стратегик төркеменең махсус бүләгенә лаек булучыларны Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов игълан итте. Әлеге мәртәбәле бүләк “Все для раны” (Иран) һәм “Махтумкули Фирогий” (Үзбәкстан) фильмнарына бирелде. “Без гаилә кыйммәтләребезне, әхлагыбызны сакларга,рухи байлыгыбызны арттырырга тиеш. Фестиваль безгә әнә шул миссияне тормышка ашырырга булыша”, – дип белдерде Рушан хәзрәт.

“Алтын мөнбәр” фестивалендә ел саен иң актив катнашучы илләрнең берсе Иран. Алар профессиональ кино төшерүләре белән аерылып тора. Быел да Иран фильмнары игътибар үзәгендә булды. “Иң яхшы документаль фильм” номинациясенә “Потерянный сезон “ фильмы (Иран) лаек. “Иң яхшы кыска метражлы фильм” – “Без гражданства” нәфис фильмы (Иран). “Иң яхшы хатын-кыз роле” дә “Глаза Востока” фильмы (Иран) героинясына бирелде. “Иң яхшы режиссура” номинациясе шушы ук фильмның режиисеры Эбрагим Аминига тапшырылды. Жюриның Netpac бүләге дә әлеге фильмга бирелде.

Фестивальнең төп бүләге – “Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм” исеменә “Оплот стойкости” фильмы (Черногория) лаек булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре