Җәмәгать судьялары сайланды

Бүген Дәүләт Советы утырышында кайбер суд участокларына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тәкъдиме буенча, аның карары белән аны комитет рәисе Александр Чубаров таныштырды, парламентарийлар өч елга Татарстанның җәмәгать судьялары итеп Фәттахова Әдилә Раил кызын (Әгерҗе суд районы буенча 1 нче суд участогы), Азнабаева Гөлназ Мәүләви кызын (Әлмәт суд районы буенча 5 нче суд участогы), Чаповая Татьяна Викторовнаны (Әлмәт суд районы буенча 7 нче суд участогы) Гайнетдинов Рөстәм Рәис улын (Буа суд районы буенча 1 нче суд участогы), Сибгатуллина Энҗе Илдар кызын (Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 3 нче суд участогы), Шакирова Ләйсән Рәшит кызын (Түбән Кама суд районы буенча 7 нче суд участогы), Титова Елена Владимировнаны (Чистай суд районы буенча 1 нче суд участогы) сайладылар.

Шулай ук Дәүләт Советы Татарстанның җәмәгать судьялары итеп вәкаләтләр чоры чикләнмәгән вакытка  Низамиева Зөлфия Фәнил кызын (Азнакай суд районы буенча 2 нче суд участогы), Кобленц Любовь Григорьевнаны (Әлмәт суд районы буенча 2 нче суд участогы), Гайсин Руслан Миргасыйм улын (Зәй суд районы буенча 3 нче суд участогы), Әмиров Арсений Эдуард улын (Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 10 нчы суд участогы) сайлады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре