Татарстанда битлек һәм перчаткалар - саклау чаралары булмау сәбәпле, тәүлек эчендә 763 кешегә карата беркетмә төзелгән.
Бу хакта бүген онлайн-брифинг барышында ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Билгеләнгән кагыйдәләрне үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган 763 кешенең 483е-кибеткә килүчеләр. Тагын 188 кеше саклау чараларыннан башка җәмәгать транспортында тотылган. Моннан тыш, законны бозган өчен 60 вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итте Лилия Галимова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез