Җәмәгать урыннарында сүгенгән өчен гражданнарны 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр. Бу хакта "Татар-информ"га адвокат Дмитрий Аграновский хәбәр итте.
"Җәмәгать урынында цензур булмаган сүгенүне вак хулиганлык дип бәяләячәкләр. Бу очракта хокук бозучыны 500 дән 1 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу көтә", - диде агентлык әңгәмәдәше.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез