Газетага язылу

Җәмәгать урыннарында учак ягучылар турында кая хәбәр итәргә икәнлеген әйттеләр

Россиялеләр җәмәгать урыннарында учак ягу кагыйдәләрен бозу очраклары турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итә ала.

Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза ясау комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров белдерде.

Аның сүзләренчә, ярамаган урыннарда учак ягу очраклары турында хәбәр итү ысулларының берсе — Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы органнарына мөрәҗәгать итү.

«Мангалда учак ягучылар турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле бүлекчәсенә хәбәр итәргә мөмкин. Рәсми сайттагы «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлеге аша электрон гариза калдырырга була. Гаризага фото яки видео теркәсәгез, тагын да яхшырак», — дип билгеләп үтте ул.

Эксперт янгын чыгу куркынычы булган очракта полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде.

Ул искәртеп үткәнчә, шәһәрләрдә учак ягу һәм мангалда ризык әзерләү махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда гына рөхсәт ителә. Паркларда, скверларда һәм бакчаларда учак ягу тыела.

Пикник өчен җиһазландырылган махсус зоналардан тыш урыннарда шашлык пешергән өчен 15 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре