Американнар Кытай пошлиналарыннан котылуның юлын Россиядә эзлиләр. Күп еллардан соң беренче тапкыр безнең базарларда океан арты кукурузы күренә башларга ихтимал. Беренче партиягә килешүләр төзелгән инде. АКШтан арзанлы тавык, дуңгыз һәм сыер ите дә агыла башласа, безнең авыл хуҗалыгы нишләр дигән тәшвишле сорау туа.
Андый вазгыятьне без узган гасырның туксанынчы елларында бер кичердек инде. «Буш ботлары» дип аталган ит безне шул дәрәҗәдә екты: үзебезнең итне бик арзанга да урнаштырып булмый иде. Әмма «кукуруз борылышы»ның тагын бер әһәмиятле ягы бар. Аналитиклар аны: «Кукуруз республикасы Россия – Кытай аркадашлыгына кукуруз чөе кага», – дип бәяли. Россия – Кытай бердәмлеген өзү – Трамп администрациясенең төп максатларыннан берсе. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе Америка телевидениесенең бу мәсьәләгә кагылышлы темаларын җыйды. Менә карагыз: «Россияне Кытайдан аеру: АКШның яңа администрациясе моңа сәләтлеме?» дигән сюжетта белгечләр Мәскәү – Пекин күчәренә каршы юнәлтелгән икътисадый һәм мәгълүмат операцияләренең уңышка ирешү дәрәҗәсе хакында фикер алыша. Алар ачыктан-ачык: «Кытай – Россия партнерлыгы АКШның бөтен дөньядагы мәнфәгатьләренә яный», – диләр. Тагын бер сюжет: «АКШ, Кытай һәм Россия: үткен почмаклы стратегик өчпочмак» дип атала.
Соңгы атналарда дөнья базарында вазгыять Россия файдасына түгел. Нефть бәясе дүшәмбе көнне 69,81 долларга кадәр төште. Россия нефтенә дисконтның 12 доллар тирәсе булуын искә төшерсәк, Мәскәүнең кара алтынны көнбатышлылар куйган «түшәм бәя»дән дә түбәнгәрәк сатуын аңларбыз. Трамп администрациясе «түшәм бәя» дигән санкцияне алырга җыена икән җыенуын. Һәрхәлдә, Мәскәүгә шулай вәгъдә ителә. Бушка түгел инде, әлбәттә. Американнар куйган таләпләрне үтәргә туры киләчәк. Җир мае бәясе төшүен дәвам итсә, чик бәянең кирәге дә калмас. Нефть табышы болай да Россия бюджеты өчен өметсез дәрәҗәгә түбәнәер. Углеводородлар бәясе төшүдә төп рольне кытайлар уйный. Алар нефть импортын киметәләр. Россия нефте сатыла торган төп базар да – Күк асты иле. Трамп ике ил арасына чөй кага алса, ул базар югалырга да ихтимал. Үткән айда Россия дизель ягулыгын читкә сатуны киметкән. Моның ике төп сәбәбе бар: пилотсыз очкычлар һөҗүме һәм нефть чыгаруның кимүе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез