Күренекле һәм хөрмәтле мөселман дин әһеле, Түбән Новгородның Җәмигъ мәчете имамы Гомәр хәзрәт Идрисов вафат. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.
«Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән хәзрәтнең туганнары һәм якыннары, бергә эшләгән хезмәттәшләре һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының хәсрәтен ихластан уртаклашам — алар олы югалту кичерде. Аларга сабырлык һәм ныклык телим. Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа кайтачакбыз», — дип яза мөфти.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез