Җәмигъ мәчетенең урыны билгеле

Казанның яңа Җәмигъ мәчетен Казансу елгасы яры буенда – Казан Кремленә капма-каршы якта төзү нияте бар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумы тәнәфесендә сөйләп үтте, дип яза ТАСС. «Мәчет төзү урыны якынча билгеле. Әмма әле безгә килештерү процедурасын узарга кирәк», – дигән Президент.

Җәмигъ мәчетенең тәүге нигез ташын салу  Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга бәйле чаралар планына кертелгән.  Моңа кадәр республика җитәкчелеге мәчет проектына халыкара конкурс үткәрүнең күздә тотылуын белдергән иде. Бинаның 10 меңгә якын кеше сыйдырачагы күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җә­мигъ мәчете

Көн хәбәре