«Бу бала сәхнәдә нишләгәнен белеп эшли»
Инде шактый еллар татар эстрадасында үз урынын тоткан, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара Габидуллина кызына чын иҗатның нинди булуын, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген, шоу-бизнес серләрен әкренләп төшендерә, кыскасы, алга таба юл ярырга булыша. Әминә, үзәкләргә үтәрлек итеп, халкыбызның «Гөлҗамал» җырын башкара. Әлеге җыр белән катнашып, ул быел Әлфия Авзалова исемендәге бәйгенең финалисты да булды. Аны сәнгать кешеләре дә тиз күреп алды. Салават Фәтхетдинов, җырчы кызның чыгышын карагач: «Бу бала сәхнәдә нишләгәнен белеп эшли», – ди.
Әминә йолдыз. ШАЯН ТВ каналын караучылар аны шулай дип йөртүләрен яхшы белә. Мондый исем аңа уйламаганда бирелә. Ә бәлки язмышның алдан ук бер билгесе булгандыр. Балалар бакчасын тәмамлаганда, Әминә йөргән төркемдә балаларның фотоларын төрле фигуралар эченә ябыштырып, стенага эләләр. Әминәнең сурәте йолдыз эченә ябыштырыла. Кечкенә йолдыз менә шул мәлдә яктырып яна башлый, дисәм дә була. Чөнки иҗат юлына беренче адым да шул балалар бакчасында «Әбием, әбекәем» җыры белән башланып китә.
«Син аларга карама»
Бәләкәй генә кызчык кай арада үсеп җитте соң? Балачакта җырлап йөргән һәркем дә үсмер чорда иҗади юлын дәвам итмәскә мөмкин. Ә Әминә, киресенчә, үзенә бер төрле үҗәтлек белән алга бара. Бер-бер артлы конкурсларда катнаша. «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесендә уңышларга ирешеп, Татарстан Рәисе стипендиясенә дә лаек булды. Әминә Мортазинаның, әле бик яшь булса да, бер матур сыйфаты бар. Ул җиңә дә, җиңелә дә белә. Җиңелсә дә, төшенкелеккә бирелми. «Баштарак авыр иде, елап та ала идем. Хәзер инде тыныч кабул итәм. Әнием миңа һәрвакыт ярдәмгә килә. Ул: «Бары тик алга, барсы да булыр», – дип юата», – ди җырчы кыз. Кайберәүләр, әле бер, әле икенче конкурста катнашырга әнисе мәҗбүр итәдер, дип уйларга мөмкин. Юк, нинди бәйгедә катнашуны Әминә үзе хәл итә һәм әнисе белән киңәшә. Кызының теләге бар икән, әни кеше бар авырлыкларын аңлата да, әзерләнү өчен ярдәм кулын суза, күлмәкләр тегүне оештыра. Әтиләре Тәүфикъ та читтә калмый. Ул һәрвакыт хатыны белән кызының терәге булып, аларны кирәк җиргә алып бара, киңәшләрен бирә. Шатлыкларны да, борчуларны да гаилә бергә бүлешә.

Әминәнең сәләтен күреп, аны хәзер рольләргә дә чакыралар. «Казан» бию ансамбле куйган «Зәңгәр шәл» спектаклендә ул малай ролен уңышлы гына башкарды. Аннары «Хәситә» фильмында төште. Хәзер инде «Мин аңа бәхет телим» фильмында Зифа исемле кыз булып уйный. «Син болай булса театр, яисә кино артисты да булып китәрсең әле», – дим, Әминәнең күңел кылларын чиертеп. «Миңа рольләр уйнау бик ошый. Ләкин җырлау минем өчен рәхәтрәк», – дип ул, аннары зурларча: «Сәхнә – минем өчен гомер», – дип тә өстәп куя. Мин җырчы кызны үртәгәндәй һаман җайсыз сораулар бирәм. «Әминә, сәхнә – бик мәкерле урын ул. Анда синнән көнләшүчеләр дә табылыр, башкалар уңышыннан үзең дә көнләшергә мөмкин. Син башкалар җиңгәндә көнләшү хисен сизәсеңме?» – дип, күзләренә карыйм. Әминә ике дә уйлап тормый: «Юк, көнләшмим. Кайвакытта була инде. Ләкин андый вакытларда әнием: «Син аларга карама, бары тик алга», – дип әйтә», – ди.
«Арыганда мәктәпкә бармыйм»
Әминә хәзер 7 нче сыйныфта белем ала. Артист булу рәхәт булса да, аңа әле мәктәпне тәмамларга кирәк. Кай арада дәрес әзерли дә, кай арада ял итә соң бу бала? Монда да әнисе ярдәмгә килә. Ул кызының режимын көйләргә тырыша, дөрес туклану ягын да кайгырта. «Бик арыганда мәктәпкә бармыйм», – дип серен чиште Әминә. Укытучылары да хәленә керә белә икән. «Мин инде – артист!» – дип, үзе дә күкрәк киереп йөрми бит, «дүртле» һәм «бишле» билгеләренә генә укый. Әминәнең бер кызык шөгыле дә бар. Иҗаттан арыган вакытта ул рәсем ясарга ярата һәм медицина белән кызыксына. «Минем кешенең тән төзелеше турындагы китабым бар. Шуннан карап, кешенең әгъзаларын өйрәнәм. Китаптан конспектлар ясыйм», – дип, дәфтәрләрен күрсәтә. Менә сиңа мә! Җырчы булам, сәхнә – минем өчен гомер, дип сөйләнгән кыз, чын-чынлап, кеше анатомиясен өйрәнеп ята. Минем гаҗәпләнүдән зур булып ачылган күзләремне күреп, Әминә: «Миңа бик кызык. Шуңа күрә мин кешенең йөрәген, кан тамырларын, башка әгъзаларының ничек урнашуын өйрәнәм», – ди.
Әминә Мортазина җырлап кына йөри дип уйласак, ялгышабыз икән. Аның әле без белмәгән башка сәләтләре, тормышка үз карашы, үз кызыксынуы бар. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бүген яңа буын үсеп килә. Алар арасында халкыбыз җырларының бәһасен белүче, милли киемнәребезне дә яратып сәхнәгә киеп чыгучы кызлар, малайлар бар. Әминә Мортазина да – шундыйларның берсе. Хыял канатларында очучы кызның киләчәктә дә юлы җырлы-моңлы булсын, дигән теләктә калыйк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез