Газетага язылу

«Әминә» җырлата да, татарча да өйрәтә: яңа мультфильм тәкъдим иттеләр

“Татармультфильм” берләшмәсе 32 сериядән торган кызыклы һәм мавыктыргыч мультфильм тәкъдим итә.

«Әминә» җырлата да, татарча да өйрәтә: яңа мультфильм тәкъдим иттеләр
автор фотосы

Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен. Берләшмәнең студия директоры Азат Ганиев матбугат конференциясендә белдергәнчә, аны караган нәниләр ирекле рәвештә татар сүзләре белән таныша.

Ул сүзләр кат-кат әйтелгәнлектән, кабатлау мөмкинлеге дә бар. Һәр сериясендә истә калырлык матур җырлар бирелә. Җырларның авторлары - шагыйрә Резеда Гобәева, композитор Миләүшә Хәйруллина. Роликларның төп героинясы Әминә исемле кызны - “Апуш” балалар татар театр студиясенә йөрүче Мәликә Бариева тавышландырган. Ул журналистлар белән очрашуда да катнашты. “Миңа Әминәне тавышландыру бик ошады. Үзем дә күп кенә татар сүзләрен белдем”, – диде Мәликә.

 

 

Әлеге проект Казан мэриясе ярдәме белән тормышка ашырылган. Идея авторы -  шәһәр мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

“Әминә” мультфильмының инде Россиякүләм уңышы да бар. Ул VIII Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе дип табылды.

Мультфильмның сайты да булдырылган. Анда кереп балалар белән бергә җырларга, татарча сүзләрне өйрәнергә мөмкин.

 

Проектны алга таба да дәвам итәргә җыеналар. Матбугат конференциясендә режиссер Сергей Киатров: “ Сүзләрне өйрәндек, хәзер инде татарча җөмләләрне өйрәнү күздә тотыла”, – диде. 

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре