Яңа проектны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты магистры Айнур Җамалетдинов эшләгән. Порталда язучының биографик мәгълүматлары, әсәрләренең тулы текстлары, шулай ук аудио һәм видеоматериаллар тупланган.
Гөлфия Гайнуллина билгеләп үткәнчә, сайт фәнни һәм методик ярдәмлек ролен дә үтәячәк.
«Сайтта Әмирхан Еникинең фотоархивы тупланган, мәктәп укучылары һәм педагоглар өчен аерым бүлекләр каралган. Без язучының бүгенге көндә сакланган барлык аудио һәм видеоматериалларын бер платформага урнаштырып барабыз. Ягъни Әмирхан Еникинең фотоальбомына һәм архивына кергән бөтен материаллар биредә урын алачак. Киләчәктә без сайтны даими рәвештә эшләтәчәкбез һәм тулыландырып торачакбыз», – диде Гөлфия Гайнуллина.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез