Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов сүзләренә сылтама белән ТАСС яза. Моңа кадәр Амур газ-химия комбинатындагы янгында 123 кеше зыян күрүе хакында хәбәр ителгән иде. Кытай гражданины һәлак булган, ул подряд оешмасы хезмәткәре булган.
"Оператив мәгълүматлар буенча, Амур өлкәсендә сәнәгать предприятиесе территориясендә булган һәлакәттә 131 кеше зыян күргән", - дигән Кузнецов. Зыян күрүчеләрнең 19ы хастаханәгә озатылган, 6сының хәле авыр дип бәяләнә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез