Газетага язылу

Амур өлкәсендә югалган вертолетны эзлиләр

Амур өлкәсендә вертолет югалган.

Ул Амаранка авылыннан 130 чакрым ераклыктагы Ромненск районындагы урман кисү диләнкәсе территориясеннән очып киткән. Бортта өч кеше булган, дип хәбәр ителә Амур өлкәсе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының MAX-каналында. "Хәзерге вакытка кадәр вертолетның кайда булуы билгесез. Эзләү-коткару эшләрен уздыру өчен анда оператив төркем, эзләү-коткару отряды коткаручылары һәм Россия Ггадәттән тыш хәлләр министрлыгының Амур өлкәсе буенча баш идарәсенең 39 кешедән торган аэромобиль төркеме, 14 берәмлек техника, ике пилотсыз очу аппараты җәлеп ителгән», – диелә хәбәрдә. ТАСС мәгълүматы буенча, бортта хокук саклау органнарының ике хезмәткәре булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре