Транспорт буенча Тикшерү комитетының Көнчыгыш идарәсе Амур өлкәсендә “Ан-24”самолеты һәлакәтенең ихтимал ике сәбәбен атаган. Болар – техник төзексезлек һәм кеше факторы. Бу хакта “ТАСС” идарә җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Ануфриев сүзләренә таянып яза.
“Берьюлы берничә версия карала. Беренчесе – техник төзексезлек, ә икенчесе – кагыйдә буларак, кеше факторы, очыш кагыйдәләрен үтәмәү”, – дип белдергән Ануфриев.
 Исегезгә төшерәбез: бүген – 24 июльдә 07 сәгать 05 минутта “Ангара” авиакомпаниясенең “Ан-24” һава судносы Тында аэропортына төшеп утырыр алдыннан радарлардан югалган. Самолет Амур өлкәсе чытырманлыкларында, аэропорттан 15 чакрым ераклыкта тау итәгендә табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, исән калучылар юк. Самолетта 43 пассажир, шул исәптән 5 бала һәм 6 экипаж әгъзасы булган.
 Самолетның һәлакәткә юлыгуы турында Президент Владимир Путинга җиткерелгән.
 Премьер-министр Михаил Мишустин һәлакәтнең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү буенча Хөкүмәт комиссиясе төзегән. Премьер кушуы буенча транспорт министры Андрей Никитин һәм “Росавиация” башлыгы Дмитрий Ядров һәлакәт урынына очачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез