Амур өлкәсендә һәлакәткә юлыккан “Ан-24” самолетына җиргә егылып төшкәндә ут капкан. Коткаручылар “Ми-8” вертолетыннан һәлакәт урынын тикшерү барышында исән калучыларны тапмаган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, очкычтагы барлык кеше һәлак булган. Коткаручылар вертолеты һәлакәт урынындагы рельефның бик катлаулы булуы сәбәпле (авария тауларда килеп чыккан), әлегә төшеп утыра алмый. Самолет әле һаман яна.
Пассажирлар санына ачыклык кертелә. Оператив хезмәтләр мәгълүматлары буенча, самолетта 40 пассажир, шул исәптән ике бала һәм алты экипаж әгъзасы булган. Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов мәгълүматларына караганда, самолетта 43 пассажир, шул исәптән 5 бала очкан.
Һәләкәт булган урынга аяк басуның бик авыр булуы сәбәпле, коткаручыларның эше тоткарлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез