Газетага язылу

«Аңа ярдәмгә килерлек кеше булмаган»: авыл халкы суга баткан 24 яшьлек егетне ярга чыгарган

Татарстанда авыл халкы суга төшкән егетнең гәүдәсен судан чыгарган.

«Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 24 яшьлек егетнең гәүдәсен җирле буадан Чистай районының Дүрт Ишегалды авылы халкы табып алып чыккан.

"Ул плотинадагы камыш тыгылган суүткәргеч торбаны чистартканда саксызлык аркасында ярдан суга төшкән. Янәшәдә аңа ярдәмгә килерлек кеше булмаган", - дип хәбәр иттеләр ведомствода фаҗига сәбәпләре турында.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре