Ана капиталы программасын үзгәртергә ниятләүләре билгеле булды

Россиядә ана капиталы программасын үзгәртергә ниятлиләр. Бу хакта «РБК» хезмәт министры Антон Котяков сүзләренә таянып яза. Аның әйтүенчә, ана капиталын түләү ниндидер яңалык таләп итә, чөнки беренче бала тудыруга уңай йогынты ясауга карамастан, икенче бала туу күрсәткечен арттыруга китермәгән.

«Безгә бала тудыру буенча ниндидер өстәмә ярдәм кирәк. Без хәзер шул хакта, ана капиталын ничек үстерү, аның демографиягә кертә торган өлешен ничегрәк көчәйтү хакында уйланабыз», – дип басым ясап әйткән Котяков.

Исегезгә төшерәбез: хәзер беренче балага ана капиталы – 690,266 сум, икенче балага тагын 221 895 сум (яисә берьюлы ике балага – 912,162 сум) тәшкил итә. Программа 2030 елга кадәр гамәлдә булачак.

Сүз уңаеннан, август аенда Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов беренче бала өчен ана капиталы күләмен 1 миллион сумга кадәр арттыруны күздә тоткан закон проектын Хөкүмәткә карап тикшерүгә юллаган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре