Газетага язылу

Ана капиталын куллану мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк

26 ноябрь көнне Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге ана капиталын куллану буенча кайнар линия ача. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова әйтте.

Сәгать 11.00дән 16.00га кадәр 8-800-100-26-27 номеры буенча бушлай кайнар линия эшләячәк. «Төбәк бүлеге белгечләре ана капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк», — диде Гөлсинә Сабирова.

Ул, шулай ук, Әниләр көне алдыннан, ЗАГС идарәсе белән берлектә, «Дөнья ана мәхәббәте белән матур» республика акциясе оештырылуын әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ана капиталы

Көн хәбәре