Дәүләт Думасының Гаиләне, ата-ананы һәм балаларны яклау комитеты әгъзасы Евгений Марченко, ана капиталыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйтеп, аны каты авырулы балаларны дәвалауга тотуга рөхсәт бирүне тәкъдим иткән. Бу хакта “ТАСС” яза.
Хәзерге вакытта бала инвалид булса гына ана капиталын дәвалануга тотарга мөмкин. Калган очракларда ата-аналар ярдәмне хәйрия фондлары аша эзләргә мәҗбүр.
Марченко фикеренчә, җитди авыру очракларында да бу акчадан файдалану мөмкинлеген карарга кирәк.
Парламентчы шулай ук, баланы Россиядә дәвалап булмаган очракларда, ана капиталын чит илгә баруга түләү өчен күздә тоту да дөрес булачак, дип белдергән.
Аның фикеренчә, чирләр исемлегенә бары тик бик җитдиләре генә кертелергә тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез