Ана капиталыннан акчалата алына торган түләүне ике тапкыр арттырырга җыеналар

Бүген депутатлар Дәүләт Думасына ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр түләү суммасын 20 мең сумга кадәр арттыру турында закон проектын кертәчәк. Хәзерге вакытта балалы гаиләләргә ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган түләү 10 мең сум иде.

"Закон проекты белән "Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында" Федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә, аның нигезендә балалы гаиләләр ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр түләү рәвешендә алырга мөмкин сумма 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр арта", - диелә закон проектына аңлатма язуында.

Закон проекты авторлары фикеренчә, күп кенә товарларга һәм хезмәтләргә, шул исәптән ялга, мәктәп формасына һәм мәктәп кирәк-яракларына бәяләрнең кискен артуын исәпкә алып, ана капиталының бер тапкыр бирелә торган түләү буларак алып була торган калган өлешен арттырырга кирәк.

"Тәкъдим ителә торган закон проектын кабул итү балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк", - диелә проектта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре