Шуннан соң, янәсе, китереп бирү хезмәтеннән юлланган смс-кодны әйтүне сораган. Пенсионер, кодның мошенникларга Дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтына юл ачуы турында уйламыйча, смс-хәбәр аша килгән саннарны атаган, дип яза “KazanFirst”.
Бераздан аферистлар аңа шәхси кабинетын ватулары, үзе исеменнән ышанычнамә рәсмиләштерүләре, ә аның мошенникларга барлык счетлары һәм күчемсез милкенә юл ачуы турында хәбәр иткән. Ул да түгел, пенсионер белән мессенджер аша “тикшерүче”, “Роскомнадзор белгече” аралаша башлаган. Алар аны счетындагы акчасының “урланган” булуына, имештер, “законлы хуҗасы”на кире кайтару өчен “тере” акчага әйләндерергә кирәклегенә инандырган. Хатын-кыз зур күләмдәге акчасын счетыннан алып, код сүзе буенча курьерга тапшырган. Тагын 2,5 миллион сумнан артыграк акчасын банкомат аша өлешләп күчергән. Мошенниклар хатын-кызның акчасы белән генә дә чикләнеп калмаган.
Алар, янәсе, фатирына бәйле ниндидер кыенлыклар килеп чыгуын, бәладән котылу өчен аны тизрәк сатарга кирәклеген әйткән. Шулай итеп, пенсионер бердәнбер торагын сатып, акчасын янә курьерга тапшырган. Шуннан соң аферистлар, бичараның башка мал-мөлкәтенә өметләнеп булмаячагын аңлап, элемтәгә чыгудан туктаган. Пенсионер шунда гына үзенең барлык мөлкәтеннән мәхрүм калуын аңлаган. “Мошенниклар турында ишеткәнем бар иде, әмма мондый хәлләрнең үземә кагылачагын уйламадым да.
Бу кешеләр белән сөйләшкәндә, бер нигә дә шигем булмады, чөнки алар бик ышандырырлык итеп сөйләде”, – дигән зыян күрүче. Шулай итеп, пенсионерга барлыгы 11,3 миллион сумлык зыян килгән. Мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез