Татарстанда «Ана теле» онлайн мәктәбен яңартып, кабаттан эшләтеп җибәрделәр. Хәзерге вакытта анда барлыгы 1300 дән артык кеше теркәлгән. Татарча өйрәнергә теләүчеләрне нинди үзгәрешләр көтә?
Билгеле булганча, «Ана теле» онлайн мәктәбе 2013 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча булдырылган иде. Тик 2023 елда аңа дөньядагы сәяси вазгыятькә бәйле эшчәнлеген туктатып торырга туры килде. Моның сәбәбе белем бирү проектын бергәләп гамәлгә ашырган EF Education First чит ил компаниясенең Россия базарыннан китүенә бәйле. Хәзер ул система «Прогресс» җәмгыяте ярдәмендә камилләштерелеп, яңадан гамәлгә куелды.
– Мәктәп эшчәнлеген туктаткач, без мәсьәләне хәл итү юлын илебездәге IT-компанияләр, белгечләр белән бергәләп эзли башладык. “Прогресс” җәмгыяте директоры Эдуард Балдаков белән дә киңәштек. Ул иң зур терәк булды, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова “Ана теле” платформасына багышланган матбугат очрашуында. – Татар телен укыту алымнары үзгәрмәде. Ул таләпләргә карап үзгәрми. Методика бер – гадидән катлаулыны өйрәтү. Яңа видеоязмалар, материаллар өстәлде. Бүген мәктәпкә илнең 50 төбәгеннән, чит илләрдән 1355 кеше теркәлде. Системага кемнедер ясалма рәвештә теркәп булмый. Кем укырга тели, шул укыячак. Иң мөһиме – укырга теләүчеләр саны чикләнмәгән һәм бушлай. Халкыбыз, телебез өчен – иң мөһим таләпләр.
“Ана теле” онлайн мәктәбе җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова уку тәртибе белән таныштырды. Ул 92 бүлек, 288 дәрес, 6147 күнегүне үз эченә ала. “Татар телен өйрәнергә теләүче татарлар яки башка милләт вәкилләре шушы мәктәптә теркәлеп укый ала. Бердән тугызынчы дәрәҗәгә кадәр барып җитү мөмкинлеге бар. Анда белем алучылар тел, сөйләм, этномәдәни белемгә ия була”, – диде ул.
Эдуард Балдаков белдергәнчә, “Ана теле” бүген – иң заманча мәктәп. Анда Җир шарының төрле почмагыннан татар телен теләсә кайсы вакытта өйрәнеп була. Язарга, укырга гына түгел, сөйләшергә дә. “Лингвистик белемнең яңа дәрәҗәсе өчен шатланабыз”, – ди ул. Үзенчәлегенә килгәндә, ресурс мобиль версия белән тәэмин ителгән. Транспортта, өйдәме, ялдамы син – компьютердан башка, телефон аша да татар телен өйрәнеп була. Визуаль-график интерфейс яңартылган һәм кулланучыларның шәхси мәгълүматларын саклау каралган.
 Журналистлар Эдуард Балдаковтан татарча белү-белмәве турында да кызыксынды.
– Татар телен өйрәнәсе килә. Тик моңа тәҗрибәсез генә өйрәнергә авыр. Татарлар белән аралашу җитми. “Ана теле” онлайн мәктәбе телне укытучылар белән өйрәнү мөмкинлеге бирә, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез