Татарстанда бушлай «Ана теле» онлайн-мәктәбен эшләтеп җибәрделәр. Ресурс мобиль версия белән тәэмин ителгән. Визуаль-график интерфейс яңартылган һәм кулланучыларның шәхси мәгълүматларын саклау каралган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама «Татар-информ» хәбәр итә.
«Ана теле» онлайн-мәктәбе – татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дистанцион белем бирү программасы. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан тәүлегенә 24 сәгать дәвамында белем алу мөмкинлеге бар.
Теләге булган һәркем теркәлгәннән соң татар телен белү дәрәҗәсен билгели торган тест уза. Алга таба өйрәнү әлеге дәрәҗәгә туры килә торган материаллар буенча формалаша. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамлаган өчен тиешле сертификат бирелә, диелә хәбәрдә.
Элегрәк «Татар-информ» «Ана теле» онлайн-мәктәбенең 2025 елда яңадан эшли башлаячагы турында язган иде.
Татар телен өйрәтү буенча «Ана теле» онлайн-мәктәбе 2013 елдан бирле эшләде. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән булдырылды. 2023 елның июнь башында «Ана теле» ябылуы турында хәбәр итте. Моның сәбәбе белем бирү проектын бергәләп гамәлгә ашырган EF Education First чит ил компаниясенең Россия базарыннан китү турында карар кабул итүе белән бәйле дип әйттеләр.
Соңрак ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Ана теле» онлайн-мәктәбе үзебезнең платформага күчерү нәтиҗәсендә ябылудан саклап калыначак дип белдерде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез