Газетага язылу

Аналитиклар Үзәк Банкның быелгы соңгы утырышында төп ставканы киметүен фаразлады

Иртәгә, 19 декабрьдә, РФ Үзәк банкы директорлар Советының 2025 елда йомгаклау утырышы узачак. Утырыш нәтиҗәләре буенча төп ставканың кимүе ихтимал.

Бу хакта "Татар-информ"га экспертлар хәбәр иткән. «Минем фаразым буенча, алар [Директорлар советы әгъзалары] бу җомгада [төп ставканы] 1-1,5% ка төшерәчәкләр, алга таба да әкренләп 1-1,5% ка төшәчәк», – дигән РАНХиГС финанс һәм банк эше факультетының финанс, акча әйләнеше һәм кредит кафедрасы профессоры, икътисад фәннәре кандидаты Юрий Юденков.

«Мин Үзәк Банкның бәяләр кимүгә тәэсир итүен күрсәтү өчен ставканың минималь кимүен көтәм. Мондый сценарийның ихтималлыгы якынча 70%. Һәм 30% ка, ставканы яңа елдан соң бәяләр үсешен көтү аркасында шулай ук калдырачаклар», - дип хәбәр итте икътисад фәннәре кандидаты, аналитик Николай Кульбака.

«19 декабрь утырышында, узган юлы кебек үк, берничә альтернатива каралырга мөмкин (аерым алганда, төп ставканы агымдагы дәрәҗәдә саклау, аны 50 яки 100 базис пунктка (б.п.) киметү, әмма тулаем алганда картина төп ставканы 50 б.п. га, 16% ка кадәр киметү файдасына килеп чыга», – дип хәбәр итте «Татар-информ» га «Финам» макроикътисади анализ оешмасы җитәкчесе урынбасары Ольга Беленькая.

Ел ахырына инфляция темпларының сизелерлек кимүен исәпкә алып, Россия Банкының хәзер төп ставканың кимүен туктатырга сәбәпләре юк, дип саный икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Игорь Кох.

«2026 ел башында көтелгән НДС ставкасын арттыру белән бәйле бәяләр үсешен исәпкә алганда әлеге карар (төп ставканы киметү) куллануга да, инвестицияләргә дә ярдәм итәргә тиеш. Ставкалар пигы инде узды һәм 2026 ел дәвамында әгәр инфляция динамикасы үзгәрмәсә, Россия Банкы төп ставканы киметүне дәвам итәчәк», – дигән Кох. 2025 елда Үзәк банк Директорлар советы барлыгы җиде утырыш үткәрде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре