Узган елның сентябрендә илнең дүрт төбәгендә партнерлык финансларын сынап карауга бәйле башланган тәҗрибәдә катнашучыларның яртысыннан күбрәге Татарстанда урнашкан. Бу хакта унбишенче "Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” мәйданында узган утырышта Россия Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты җитәкчесе Анатолий Аксаков әйтте.
"Тәҗрибә рәвешендәге эш башланганга тугыз ай узды. Кайбер нәтиҗәләр турында да сөйләргә мөмкиндер, - диде ул. - Бүген тәҗрибәдә 23 катнашучы бар. Аларның 13е Татарстаннан”. Бу мәсьәләдә сан түгел, сыйфат мөһимрәк, дип тә искәртте ул.
Билгеле булганча, 2023 елның 1 сентябреннән илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда партнерлык финансларын сынап карауга бәйле ике еллык тәҗрибә башланды. Аның төп максаты – ислам һәм традицион финанслау өчен шартларны тигезләү. Ул хәләл банкингны үстерергә ярдәм итәр, шулай ук, ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итәргә булышачак дип тә көтелә. Ислам банкингы традицион банк системасыннан аерыла һәм ул дингә таяна.
Билгеле булганча, Коръәндә риба тыела, чөнки дин буенча җиңел юл белән кергән табыш хупланмый. Шуңа күрә бу очракта процентларны ышанычка нигезләнгән партнерлык алмаштыра. Татарстаннан тыш, тәҗрибәдә Башкортстан, Чечня һәм Дагыстан катнаша.
Анатолий Аксаков калган төбәкләрне дә активрак булырга өндәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез