Газетага язылу

Андрей Кондратьев: “Безнең бурыч үзгәрешсез кала”

Президент Владимир Путин 20 сентябрьдә яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны үткәрү турында указга кул куйды.

Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган. Парламентның түбәнге палатасына сайлау катнаш система буенча үткәрелә: сайлаучылар сәяси партия өчен дә, үзләренең бер мандатлы округы буенча кандидат өчен дә тавыш бирә алачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, сайлаучыларга кирәкле мәгълүматлар ирештерү, сәяси партияләр һәм кандидатлар белән эшләү, комиссия әгъзаларын өйрәтүгә бәйле бик зур оештыру эше тора.

“Безнең бурыч үзгәрешсез кала: сайлауны ачыктан-ачык, легитим, республикада яшәүчеләр өчен максималь дәрәҗәдә уңайлы итеп үткәрү”, – дип басым ясап әйткән Андрей Кондратьев. Аның сүзләренә караганда, Дәүләт Думасына сайлау үткәрү өчен Татарстаннан 65 территориаль (шул исәптән 6 округ) һәм 2743 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия» " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милл

Көн хәбәре