Йорт яны территориясе, агач төпләре, балалар мәйданчыкларында тавыш бирү оештырылмаячак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларга 17-19 сентябрьдәге сайлау процессы ничек узачагы турында сөйләде.
Татарстанда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бары тик участокларда гына узачак.
- Йорт яны территориясендә тавыш бирүләр булмас! Агач төбендә дә, балалар уен мәйданчыкларында да тавыш бирүләр булмаячак, - дип искәртте Андрей Кондратьев һәм, тавыш бирүнең мондый форматлары беркайчан да булмавына басым ясады.
- Моңа бәйле мәгълүмат барлыкка килгән икән, бу - ялган хәбәрләр, фейк, - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез