Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлауда тавыш бирде.
Андрей Кондратьев Казанның 75нче гимназиясендә урнашкан 146нчы сайлау участогында тавыш бирде. Ул шулай ук участок сайлау комиссиясе әгъзалары белән аралашты һәм тавыш бирүне оештыру барышы белән танышты.
«Сайлаулар минем өчен һәрвакыт аерым, шәхси һәм мөһим вакыйга. Балигъ булганнан бирле бер генә сайлауда да катнашмыйча калганым юк. Үземнең туган сайлау участогына килеп, тавыш бирүне намус эше дип саныйм», – дип белдерде Андрей Кондратьев.
Татарстанда тавыш бирү 18, 19 һәм 20 сентябрьдә өч көн дәвам итә. Сайлау участоклары көн саен 08:00дән 20:00гә кадәр эшли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез