Андрей Кондратьев өйдән тавыш бирү мөмкинлеге турында искә төшерде

Бүген Татарстан Дәүләт Советына сайлау уза. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, җитди сәбәпләр булган очракта, өйдән тавыш бирү мөмкинлеге турында искә төшерде.

"Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 43 мең кеше өйдән тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланган",– диде ул.

Аңың сүзләренә караганда, җитди сәбәпләр булган очракта, сайлау участогы вәкилләрен өйгә чакырырга әле дә соң түгел. "Мондый хокуктан бүген 14.00 сәгатькә кадәр файдаланырга мөмкин", – дип искә төшерде Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре