Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе республикадагы сайлау барышын әнә шулай бәяләде.
Кичә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды. Кичке сәгать сигезгә алынган мәгълүматларга караганда, беренче көнне сайлаучыларның 32,1 проценты тавыш биргән. Бүген – сайлауның икенче көне.
“Татарстан халкы сайлауларда актив катнаша. Ниндидер провокацияләр, кагыйдә бозулар юк. Сайлау штатлы режимда, тыныч уза”, - дип белдерде Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән очрашуда.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренә караганда, сайлау участокларында тәүлек әйләнәсе видеокүзәтү камералары эшли. Аларның көйле эшләве өчен җаваплы “Ростелеком” оешмасы хисабыннан аңлашылганча, әлегә кадәр сайлау участокларына куелган барлык күзәтү камералары да төзек, аларның эше буенча бернинди тоткарлык, җитешсезлекләр дә юк. Сайлауда күзәтүчеләр дә актив эшли. Сайлау участоклары эшеннән зарланучы, канәгатьcезлек белдерүчеләр дә булмаган.
Мәгълүм булганча, быелгы сайлауның тагын бер үзенчәлеге бар. Хәзер сайлау участогына барып та, өйдән генә дә тавыш бирергә дә мөмкин. Кичә сайлаучыларның 5,4 проценты өйдән генә тавыш биргән. Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, өйдән тавыш бирүгә гаризалар әле дә килә тора. Аларны 19 сентябрьгә 14.00 сәгатькә кадәр кабул итәләр. “Башка вакыт булса, бик җитди сәбәбе булган кешегә генә өйдән тавыш бирергә рөхсәт итәр идек. Әмма панедемия үз тәртипләрен кертте. Кеше үз сәламәтлеген кайгырта. Бу аңлашыла”, - ди Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Андрей Кондратьев сайлау участокларында бөтен эпидемиологик таләпләрнең дә төгәл үтәлүен искәртте. Комииссия әгъзалары махсус халат, битлек, саклаучы экран, перчатка киеп эшли. Сайлаучыларның һәркайсына аерым ручка бирелә, социаль дистанция саклана.
17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.
2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез