Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, Татарстанда сайлаулар әйбәт рухта һәм төгәл уза.
«Барлык сайлау участоклары да эшли. Без сайлау комиссияләренең урыннарын да, эш вакытын да бик дөрес сайлаганбыз», – диде ул журналистларга.
Аның сүзләренә караганда, 15.00 сәгатькә алынган мәгълүматларга караганда, сайлау участокларында бернинди кыенлыклар да юк. «Килгән шалтыратулар барысы да, кагыйдә буларак, мәгълүмати эчтәлеккә ия. Төштән соң бүгенге көнгә бәйле мәдәни чаралар турында да кызыксынып күп шалтыраталар», – диде Андрей Кондратьев.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, «Мобиль сайлаучы» хезмәтенә бәйле шалтыратулар да шактый. «Халык аны: «Ник соңгы көнгә кадәр эшләми?» – дип сорый. Бу мәсьәләдә без мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыштык. Мобиль хезмәт 10 сентябрьгә кадәр гамәлдә иде. Алдан кабул иткән гаризалар буенча сайлау мөмкинлеген күчерергә дә вакыт кирәк бит әле. Бәлки, алга таба бу эшне тагын да камилләштерербез», – диде Андрей Кондратьев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез