Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга бәйле шикаятьләр теркәлмәгән.
"Сайлау участогы – ул куркынычсыз урын. Барлык участокларда да бар да тәртиптә. Шикаятьләр теркәлмәгән", – диде ул.
Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, "кайнар линия"гә 600гә якын шалтырату килеп ирешкән. "Алар нигездә алдан тавыш бирү хокукы, "мобиль сайлаучы" кушымтасы, онлайн тавыш бирү мөмкинлеге кебек мәсьәләләргә бәйле", – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Ул ачыклык та кертте: республикада Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән беррәттән, республиканың 38 районында муниципаль дәрәҗәдәге депутатларны да сайлыйлар, алдан тавыш бирү хокукына муниципаль дәрәҗәдәге сайлауда катнашучылар ия.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез