Татарстанда сайлаучыларның 33,5 проценты – яшьләр. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
«Татарстанда сайлаучыларның өчтән бере, ягъни 33,5 проценты яшьләр. Шул ук вакытта, 40 мең кеше бүген беренче тапкыр тавыш бирәчәк», – диде ул.
Аның сүзләренә караганда, сайлауда тәүге тапкыр катнашучылар бик актив. «Моны участок сайлау комиссияләре дә раслый һәм бу – бик яхшы», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез