Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, сайлау тыныч уза, шикаять белдерүчеләр, конфликтлар теркәлмәгән. «Монда килгәндә, чын бәйрәм мохитен тойдым. Урам тулы халык, балалар, гаиләләр белән сайлауга баралар. Миңа калса, яшьләр өчен мондый чара уздыру, чыннан да, яхшы фикер булды. Бүген көнемне БДБ илләре күзәтүчеләре миссиясе вәкилләре белән уздыра. Алар да сайлауны оештыру дәрәҗәсенә чын күңелдән соклануын белдерә», – диде Андрей Кондратьев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез