Бердәм тавыш бирү көне уңаенннан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны студиясендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев чыгыш ясады.
«Дөресен әйткәндә, мин рәхмәтлегемне белдерәсем килә. Бердәм тавыш бирү көне хәвеф-хәтәрсез һәм имин үтеп бара. Сайлау участокларында бәйрәм рухы хөкем сөрде: моны без сайлау участокларында да, урамда да, телевизор экраннар аша да күрдек. Сайлауларда үтәлергә тиешле бөтен законнар да үз көчендә булды, хокук бозулар теркәлмәде. Бүген 3 дәрәҗәдәге сайлаулар булды. Барлыгы 2752 сайлау участогы үз эшен алып барды. Аннан соң 42 сайлау участогын махсус рәвештә хастаханәләрдә, Габдулла Тукай исемендәге Казан аэропортында һәм шифаханәләрендә эшләде», – дип сөйләде Андрей Кондратьев телевизор караучыларга.
«Мобиль сайлаучы» сервисын 43 мең чамасы ватандаш файдаланган. Шулай ук Сайлау вакыты 20.00 сәгатьтә Кондратьев халыкка мөрәҗәгать итте.
«Бердәм тавыш бирү көне тәмамланды. Мин Сайлау участогы комиссияләренә уңышлар телим. Тавышларны санау эшен 14 меңнән артык күзәтүче карап барачак. Барлыгы соңгы мәгълүматлар буенча Бердәм тавыш бирү көнендә узучы сайлауларда 18.00 сәгатькә республика сайлаучылар гомуми саннан 66,5 процентны тәшкил итте», – диде ул.
Татарстан Рәисен сайлау, ТР Дәүләт Советы депутатын һәм муниципаль депутатларны өстәмә сайлау тәмамланды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез