Андрей Поминов: “Эшне еш алыштыру – нормаль күренеш”

Эшче һөнәрләргә кытлык зур, ә менә югары белемлеләргә ихтыяҗ азрак. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов матбугат очрашуында шулай дип белдерде. Ул яшьләр арасында арасында техникумнарга керүчеләрнең саны артуын әйтте.

Андрей Поминов сүзләренә караганда, кадрлар җитмәү мәсьәләсе республика гына түгел, ил күләмендә актуаль. Яшьләр башта техникумнарда укып, аннан вузларга керү ягын карый икән.
– Узган гасырның сиксәненче елларында университетны тәмамлау үзеңне ун елга эш белән тәэмин итү дигән сүз иде. Тик хәзер алай түгел. Бүген кешенең хезмәт урынын еш алыштыруы да гадәти хәлгә әйләнде. Хезмәт базарына да тар белгечлекләр кирәк. Әйтик, IT-өлкәне алсак, сынап караучылар (тестировщик), VR-проектлар әзерләүчеләр, кодерлар һәм башкалар кирәк. Киләчәктә мондый вазгыять башка өлкәләрдә дә үсәчәк. Мәгариф системасының төп бурычы – ниндидер төгәл белгечлекне генә бирү түгел, кешеләрне тиз арада башка өлкәдә квалификациясен күтәрергә өйрәтү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре