Андрей Турчак Рөстәм Миңнехановка кар барсы сурәтләнгән картина бүләк иткән

Алтай Республикасы башлыгы Андрей Турчак эш сәфәре белән Казанга килгән. Татарстан Рәисе белән очрашу алдыннан ул Рөстәм Миңнехановка кар барсы сурәтләнгән картина бүләк иткән. Картинаны Алтай рәссамы Аржан Ютеев иҗат иткән. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимованың телеграм-каналындагы мәгълүматларына таянып яза.

Казан Кремлендә ике республика җитәкчесенең очрашуы уза. Көннең икенче яртысында алар “Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Тырышлыкны берләштерү” халыкара конференциясендә катнашачак.
Бүген Татарстанда башлаган чарада кар барсы яши торган барлык 12 ил вәкиле җыелган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре